Бүген Татарстанда яшәүчеләр 180 нән артык төр электрон хезмәттән һәм сервистан куллана ала. Быел май аена кадәр татарстанлыларга 11,9 млн хезмәт күрсәтелгән.
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Татмедиа”да, Татарстанның “ПРОФ-IТ” II Бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүмат проектлары конкурсында җиңүенә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
Министр сүзләренә караганда, бу татарстанлыларга 8,5 сәгатьне экономияләү мөмкинлеге биргән. Ул вакыт чиратта тору һәм юлга сарыф ителгән булыр иде.
Агымдагы елның гыйнварыннан алып майга кадәр 9,2 млн мәгълүмат соралган, 587,2 мең электрон гариза бирелгән, 1,1 млн чиратка язылу башкарылган, 1 млрд сумнан артык суммада 984,5 мең түләү башкарылган
Роман Шәйхетдинов сөйләвенчә, Татарстанның өч IT-проекты, “ПРОФ-IТ” II бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүмат проектлары конкурсында иң яхшылардип танылган. Ул – “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, “Уңайлы медицина” мобиль диагностика комплексы һәм “Электрон балалар бакчасы” системасы.
“Халык контроле” һәм “Уңайлы медицина” проектлары “IT Дәүләт белән җәмгыять арасында элемтә тәэмин итүдә” һәм “Сәламәтлек саклауда IT” номинацияләрендә беренче урынны алган. “Электрон балалар бакчасы” системасы “IT мәгарифтә” номинациясендә икенче урынны алган.
“ПРОФ-IT” – Татарстан дәүләт электрон муниципаль сайтлар инфраструктурасы үсешенә керткән инвестицияләрнең дәлиле”, - диде спикер.
“Татарстан киләсе конкурсларда да актив катнашуын дәвам итәчәк”, - диде Р.Шәйхетдинов.