Татарстан укучыларының “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уен буенча өченче Бөтенроссия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләре бар.
«Изучи Интернет – Управляй Им» - уникаль социаль проект. Проект нигезендә уен формасы тора. Укучылар кызыклы формада Интернет эшләве принципларын һәм мөмкинлекләрен өйрәнә ала.
Чемпионат ике категориядә үткәреләчәк – командалар арасында һәм индивидуаль. Команд зачетта катнашыр өчен мәктәп исеменнән 10 укучыны теркәргә кирәк.
Чемпионатта катнашырга гаризалар 30 сентябрьгә кадәр интернет-чемпионат.рф сайты аша кабул ителә.
Чемпионат 2014 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр үткәреләчәк. Теләүчеләр бүгеннә үк уенның сайтында уйнап карый алалар: http://igra-internet.ru/.
2013 елда чемпионатта команд ярышта 450дән артык мәктәп укучылары катнашкан һәм индивидуаль зачетта РФ һәрбер регионнан 4500нән артык укучы катнашкан.