“Ростехнологияләр” җитәкчесе Сергей Чемезов Татарстанда төзелеп килгән Иннополиста булды

2014 елның 27 июне, җомга

Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды

Мәскәү кунакларының бүгенге визит программасы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясендә башланды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис төзелеше проектын тәкъдим итте һәм инновацион үзәкне эшләтеп җибәрү этаплары һәм планлашытрылган куәте турында сөйләде. Кунакларга, Казанда берничә көн элек узган Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабы турында фильм да күрсәтелде. Ярышларга Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан 700 дән артык катнашучы килгән иде.

Кунаклар Иннополис территориясен карарга юнәлделәр. Хәзер биредә төзелеш эшләре бара, әмма булачак шәһәрне күзалларга мөмкин инде. Махсус икътисади зона төзелешенең беренче чиратын агымдагы елның декабрендә тапшыру планлаштырыла, аннары компанияләр һәм аларның хезмәткәрләре урнаштырылачак. Торак, офис һәм инфраструктура объектлары берьюлы торгызыла, шуңа күрә бирегә беренче булып яшәргә килүчеләргә тулы тормыш алып бару өчен шартлар булачак. Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, быел Россиядә берьюлы 6 технопарк ачыла, әмма технопарк кына җитми, белгечләрне җәлеп итү өчен яшәү һәм эш урыннары, уку һәм ял урыннары булган тулы система булдыру зарур, Иннополис – шундый системалы проект үрнәге, дип билгеләп үтте.

Кунаклар А.С.Попов исемендәге технопарк бинасында булды. Бу 7 катлы түгәрәк бина 2014 елның февралендә төзелә башлады, декабрьдә эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Төзелеш мәйданы 6 мең 910 кв. метр тәшкил итә, төзелешкә 2 млрд 655 млн сум сарыф ителгән. Аннары кунаклар югары технологияләр университетының уку-лаборатория корпусын карадылар: хәзер анда да төзелеш бара. Беренче чираты шулай ук агымдагы еның декабрендә тапшырылачак. Биредә төзелеш мәйданы 9,7 мең кв метр тәшкил итә.

Моннан ерак түгел торак микрорайон урнашкан, анда да төзелеш эшләре тулы көченә бара. Бу комплекс һәрберсе 4 әр катлы 4 бинадан тора.

“Татарстанда төзелә торган мәгълүмат технологияләре үзәге бөтенроссия гына түгел, ә дөньякүләм булыр дип өметләнәм. Әлбәттә, “Ростех” читтә калырга тиеш түгел. Бүген бу шәһәр төзелеше проектын карадык һәм, хәтта безнең бина урнашачак урынны да билгеләдек. Шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче предприятиеләрне дә урнаштыра алабыз. Университет белән хезмәттәшлек итәчәкбез, үз белгечләребезне әзерләрбез”, - дип мөрәҗәгать итте “Ростехнологии” җитәкчесе Сергей Чемезов.

Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, журналистларга Россия һәм чит ил ИТ-индустриясе өчен проектны этәрү чаралары алып барыла, дип сөйләде. Эре компанияләр белән сөйләшүләр бара, ә бүген Татарстан ИТ-индустриясе вәкилләре өчен тәкъдир итү чарасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International