Чараны оештыручы - ИТ-парк резиденты булган «Тонкор Аэро Групп» ҖЧҖ. Белем алуда Россиянең алты төбәгеннән - Архангельск өлкәсе, Тверь өлкәсе, Ырымбур өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан - пилотсыз системаларны һәм авиамодельләштерүне тикшерүче «ЮНАВИЯ» һәм «ЮНАРМИЯ» иҗтимагый хәрәкәтенең 50 вәкиле катнашты.
ИТ-компанияләр хезмәткәрләре 24 июльдән 8 августка кадәр Дәүләт хезмәтләре аша көзге чакырылыш кысаларында армиядә хезмәт итүдән кичектерү өчен гариза бирә алачаклар.
Кайнар линия элекке коронавирус мәсьәләләре буенча җавап биргән контакт-үзәк нигезендә формалаштырылган. 2020 елның 25 ноябреннән башлап 122 бердәм номерына Татарстан халкынан 1 578 894 шалтырату килгән.
25 һәм 26 июльдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.
Бу Казанда беренче шундый даими бушлай бизнес-лекцияләр форматы, анда бөтен Россиядән эшкуарлык өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр килә.
Ясалма интеллект технологияләрен өйрәнү югары уку йортларының белем бирү программаларына активрак кертелергә тиеш, алар икътисадның өстенлекле юнәлешләре өчен белгечләр әзерли. Югары уку йортларына ЯИ буенча эшләнгән уку модулен гамәлгә кертү актив булсын өчен, аны мәҗбүри итәргә кирәк. Бу хакта икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия Президенты Владимир Путин белән ясалма интеллектны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.
Компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы «Интернетка рәхмәт - 2023» Россия пенсия фонды һәм Ростелеком ААҖ тарафыннан үткәрелә. Конкурста Россиянең 52 төбәгеннән пенсионерлар катнаша. Иң актив төбәкләр: Кырым Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Санкт-Петербург, Ульяновск өлкәсе, Ханты-Манси АО, Татарстан Республикасы, Кемерово өлкәсе, Краснодар крае, Ростов өлкәсе. Татарстан Республикасыннан конкурска 21 гариза килгән.
28 июльдә Иннополис шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Система администраторы көне» ИТ-фестивале ачылачак.
Конкурс Татарстан Республикасында 24 июньдә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында игълан ителде.
Гаризаны илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына, һәркайсында 5 белгечлеккә кадәр бирергә мөмкин. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә кабул итү комиссияләренә бармыйча, чиратларсыз һәм кәгазь документларсыз эшләргә мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунт кына кирәк булачак.