ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Июнь аенда «Летай» операторы Татарстанның 18 торак пунктында 23 база станциясен төзегән һәм модернизацияләгән. 4G челтәренең сыйфат характеристикаларын арттыру буенча эшләр күп фатирлы йортларга, иҗтимагый киңлекләргә, халыкара һәм бөтенроссия әһәмиятендәге чаралар үткәрү мәйданчыкларына кагылды.

Мегафон Югары Ошма һәм Түбән Ошма авыллары территориясендә дүртенче буын элемтә объектларын эшләтеп җибәрде. 20 Мбит/с уртача тизлектәге тотрыклы сигнал һәм интернет торак пунктларда яшәүчеләргә элемтәдә калырга һәм кирәкле цифрлы сервислардан файдаланырга ярдәм итәчәк.

МТС, цифрлы экосистема, 2023 елның беренче яртысында Россиянең стартаплар базарын анализлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан өченче урында. Аннан алда иң күп стартаплар эшли торган шәһәрләр - Мәскәү һәм Санкт-Петербург.


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта бүген Казанга сәфәре кысаларында Сенегал Президенты Маки Салл булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә кунак ИТ-паркның яңа бинасы белән танышты, аның иҗтимагый киңлекләрен һәм конференц-залларын, шулай ук киберспорт аренасын һәм балалар ИТ-паркын бәяләде.

Россиянең 8-11 сыйныф укучылары һәм колледж студентлары «Киләчәк коды» проекты кысаларында программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә ала. 2023-2024 уку елына гаризалар кабул итү Дәүләт хезмәтләре порталында башланды.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеген бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачты. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.

29 июльдә Казанда РФ Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган кинематография өлкәсендә «Алтын телинкә» III төбәкара премиясе узачак. Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның бөтен ил буенча киң прокатка чыккан «Микулай» тулы метражлы фильмын күрсәтү - кичәнең күңелле тәмамлануы булачак.


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының 32 авыл һәм 2 шәһәр почта бүлекчәсендә ремонт узачак. Россия Почтасы 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән бүлекчәләрне модернизацияли башлады.

МТСның цифрлы экосистемасы төп призы 3 млн сум булган программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасын үткәрәчәк һәм эшләнмәләр ясаучылар өчен ябык комьюнити булдырачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү проблемаларын яктыртуга багышланган медиапроектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә юнәлдерелгән еллык республика конкурсы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә  министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International