Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Kazan Digital Week 2024 форумы турында сөйләде

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына әзерлек һәм аны уздыру турында» брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Брифинг барышында Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм Россиянең традицион конгресс-күргәзмә вакыйгасына әверелгән Kazan Digital Week форумы икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларын цифрлы трансформацияләү бурычын хәл итүнең бер коралы буларак мөһим. Бу бурычка һичшиксез хәзер ИТ-тармакта киберкуркынычсызлык һәм импортны алмаштыру мәсьәләләре дә керә.

 «KDW-2023 форумы цифрлы технологияләрне эшләүчеләр һәм кулланучылар арасында фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлек мәйданчыгының популярлыгы артуын раслады, 2024 елгы форум да искәрмә булмаячак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры.

Узган ел форумда имзаланган 36 килешү кысаларында башкарыла торган эш, шулай ук 2023 елгы форум нәтиҗәләре буенча теркәлгән инициативаларны, бурычларны һәм проектларны эшләү моңа дәлил булып тора.

 Бүгенге көндә форумга 7000нән артык кеше теркәлгән: 4 736 катнашучы һәм 931 спикер. Катнашучыларның географиясе бик күптөрле-якын һәм ерак чит илләрдән 112 дән артык вәкил, алар арасында Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Малайзия, Әрмәнстан, Австрия, Иран, Аргентина һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International