Татарстан Республикасының 34 районындагы 25 меңнән артык зур булмаган авылларда яшәүче кешеләр оператор челтәрендә заманча цифрлы сервислардан файдалана ала. Бу цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектның икенче этабы – УЦН 2.0 ярдәмендә мөмкин булды.
МегаФон элемтәсе 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән 90 торак пунктта эшли башлаган. Хәзер бу җирлекләрдә оператор абонентлары мобиль интернеттан максималь тизлектә 50 Мбит/с кадәр файдалана ала. Мондый шартларда яхшы сыйфатлы тулы метражлы фильмны нибары биш минут эчендә йөкләргә яки тоткарлыксыз онлайн-семинарга кушылырга мөмкин. Тотрыклы сигнал счетчик күрсәткечләрен тапшыру, поликлиникага язылу һәм документлар рәсмиләштерү кебек көндәлек бурычларны үтәүне җиңеләйтә.
"Авыл җирендә элемтә хезмәтләренә ихтыяҗның югары булуын шәһәр һәм район үзәкләреннән читтә яшәүче абонентларыбызның интернет‑трафикның даими үсүе раслый. Ел башыннан бу күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда 47% ка арткан. Ландшафт үзенчәлекләре, урнашуы һәм халыкның тыгызлыгы аз булу сәбәпле, кайбер җирлекләрдә кәрәзле элемтә үсеше кыенлашырга мөмкин. Әмма УЦН проекты кысаларында Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә еракта яшәүче аз халыклы авыллар шактый "якынайды", – дип шәрехли Мегафон директоры Михаил Русинов.