ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казандагы филиалы «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында «Киләчәк коды» дип аталучы программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсларына кабул итүне ачты. 

Эшләнмәләрне ясаучыларны яллаучы топ-10 компания арасында һәр икенчесенең Казанда яки Иннополиста офислары бар. "Технократия" тикшеренүе нәтиҗәләре бучена Россиядә мобиль эшләнмәләр ясаучыларга ихтыяҗ соңгы 12 айда 24% ка кимегән.

Бүгенге көндә Татарстан 23,8 меңнән артык тавыш белән онлайн-тавыш бирүдә алда бара. Аннан соң Башкортостан Республикасы, Краснодар крае һәм башкалар. Бөтен Россия буенча иң күп тавыш җыйган 5 торак пункт арасында Әлмәт муниципаль районының Дербеден авылы (1270 тавыш) бар.

 


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Цифрлы көн - сыйныфтан тыш гомуми мәктәп чаралары һәм балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты, ул "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.


11
август, 2023 ел
җомга

13 августта Россия телевизион радиотапшырулар челтәренә (РТРС) 22 ел тула.

Телефон мошенниклары яңа ысыл уйлап тапкан - "алдауның нуль этабы" дип аталучы коллегадан хәбәр. Хезмәттәш яки партнер исеменнән һөҗүм итүчеләр потенциаль корбанны тиздән шалтырату булачагына ышандыралар, аны игътибарсыз калдырырга ярамый дип кисәтәләр. Аннары стандарт сценарий буенча хокук саклау органнары вәкиленнән, ә аннан соң банк вәкиленнән шалтырату килә. Корбанны үз акчасын билгеле бер картага күчерергә, шулай ук кредит алырга һәм, мәсәлән, банкомат аша башка кеше счетына акча куярга мәҗбүр итәләр.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Искәртик, 2023 елның апрель ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә стартаплар реестрын формалаштыру һәм алып бару тәртибен раслады. Әлеге тәртип республикада мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә стартаплар реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен, реестрга кертү һәм реестрдан чыгару шартларын, аңа кертелгән мәгълүматларның составын, шулай ук реестрдан мәгълүмат бирү тәртибен билгели.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы оешмаларында хезмәтне саклау мәсьәләләрен карау буенча эшче төркем утырышы кысаларында «Таттелеком» ААҖ хезмәтне саклау хезмәте җитәкчесе Н.П. Бочаров чыгыш ясады.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Һәр команда көчле состав туплый алсын өчен, Цифровиадага теркәлү сайтта дәвам ителә. Гаризалар 14 августта 21:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

10 августта Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта GeekBrains компаниясенең ясалма интеллектны тормышта һәм территорияләрне үстерүдә куллану турында «НейроКазан» заманча технологияләрнең бушлай форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International