Татарстан программистлары МТС чемпионатында 10 млн сумлык приз фонды өчен көрәшә ала

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

МТС, цифрлы экосистемасы, True Tech Champ алгоритмик һәм робототехник программалаштыру буенча бөтенроссия чемпионатында катнашуга гаризалар кабул итүне ачты. Финал шоу-кодинг һәм роботлар узышы форматында узачак, җиңүчеләр командага 4 млн сумга кадәр зур акчалата призлар яулый ала.

Чемпионат берничә этапта узачак. Беренче тректа катнашучыларга сайлап алу сынаулары барышында алгоритмик бурычларны онлайн хәл итәргә, индивидуаль зачетта ярышырга туры киләчәк. Икенче трек роботларны программалаштыруга багышланган һәм С++, Go, Python, JS, Java, C# программа язучыларга кызыклы булачак. Виртуаль лабиринтны сканерларга, диварларның урнашуы турындагы мәгълүматлар массивын алырга һәм «роботычканга» оптималь маршрутны иң тиз эзләү өчен алгоритм булдырырга кирәк булачак.

Чемпионатның ярымфиналы һәм финалы 8 ноябрьдә Мәскәүдә МТС Live Холл мәйданчыгында берничә мең офлайн һәм дистәләгән мең онлайн-тамашачы күз алдында роботларның мавыктыргыч узышы форматында узачак.

Алгоритмик трек финалистлары беренче урын өчен 1 млн сум, ике икенче урын өчен 500 мең сум һәм өч өченче урын өчен 250 мең сум алачак. Роботларны программалаштыру буенча трек җиңүчеләре командасы 4 млн сум алачак, икенче урынга – 2,5 млн сум, өченче урынга – 1 млн сум.

"Гадәти булмаган мавыктыргыч форматлар - True Tech ның барлык чараларының үзенчәлеге. Узган ел без олимпиаданы код-фестиваль стилендә уздырдык, ә бу юлы истә калырлык роботлар тамашасын сайладык. Шул ук вакытта команда белән эшләүгә басым ясарга булдылар. Бу турнирның үзенә дә кагыла, анда катнашучылар командаларда роботлар программалаштыру буенча сынаулар уза, шулай ук мәйданчыктагы күпчелек активлыклар да шуңа юнәлдерелгән. Без ышанабыз, иң алга киткән технологияләрне һәм карарларны ялгызы гына ясап булмый, ә фикердәшләрне берләштерү идеясе барлык проектларыбызның һәм True Tech ИТ җәмәгатьчелеген үстерүче чараларның ДНКсына салынган",- дип шәрехләде МТС технологияләре буенча беренче вице-президент Павел Воронин.

True Tech Champ ка гаризалар кабул итү 9 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, рәсми сайтта теркәлергә мөмкин https://truetechchamp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International