Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды Россиядә җитештерелгән ИТ карарларны гамәлгә кертү буенча грантлар алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә башлады.
Сайлап алуда катнашуга гаризаны гомумсистема һәм гамәли программа тәэминатын үстерү буенча тармак комитеты карары белән проектлары хупланган һәм аеруча әһәмиятле проектлар исемлегенә кертү өчен килештерелгән дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган Россия юридик затлары бирә ала.
Сайлап алу РФ бюджетыннан субсидияләр һәм грантлар бирүне җайга сала торган кагыйдәләр нигезендә уза. Грант суммасы 10 млн сумнан 6 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк, ә финанслашу өлеше – проектны гамәлгә ашыру сметасының 50% нан да ким түгел. Мондый проектны гамәлгә ашыру вакыты 6 айдан 60 айга кадәр.
Гаризалар 2024 елның 12 сентябреннән 20 октябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://ozp.rfrit.ru/.