Казан ИТ-паркы Kazan Digital Week 2024 форумында катнашты

2024 елның 13 сентябре, җомга

«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк 2024 елның 9-11 сентябрендә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узган Kazan Digital Week 2024 халыкара форумында катнашты. Технопаркның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үзәгенең, Татарстан Республикасы Цифрлы технологияләр үзәгенең берләштерелгән стендында форумда катнашучылар һәм кунаклар гамәлгә ашырыла торган проектлар, продуктлар һәм карарлар турындагы мәгълүматны өйрәнә алдылар.

Башка регионнардан һәм илләрдән килгән хезмәттәшләренә үз карарларын Цифрлы Татарстан стендында ИТ-паркның 9 резиденты һәм стартаплар аллеясында ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы һәм Стартап Хабының 16 резиденты тәкъдир итте. 

Форум нәтиҗәләре буенча стендларын тәкъдим иткән компанияләр якынча 170 млн сумга 140 потенциаль контакт-лидлар җәлеп иткән.

Форум эше кысаларында ИТ-парк эшлекле программаның берничә чарасын оештырды. «Технологик проектларга инвестицияләр: шәхси инвестицияләр һәм дәүләт ярдәме программалары» панель дискуссиясенең модераторы булып ИТ-паркның технологик эшмәкәрлек юнәлеше җитәкчесе Алексей Таранов чыгыш ясады.

Дискуссиядә катнашучылар тере аралашу форматында бизнеска ярдәм чаралары турында фикер алыштылар, кече һәм эре бизнес өчен грантлар алу шартларын тикшерделәр, венчур базарының тенденцияләрен һәм перспективаларын, инновацион проектларны үстерүдә венчур инвестицияләренең ролен анализладылар. Фикер алышу Россиядә IT-индустрия һәм технологик компанияләр үсешенең кайбер мөһим аспектларына кагылды. Шулай ук IT-компанияләргә GR-ярдәм инструментлары, Россия технологик компанияләренә инвестицияләр алгоритмнары һәм башкалар каралды.

Моннан тыш, Kazan Digital Week форумында ИТ-парк халыкара хезмәттәшлек һәм илебезнең IT-чишелешләрен экспортлау секциясен үткәрде. Дискуссия барышында катнашучылар ИТ-чишелешләрне экспортлау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар, шулай ук бу юнәлешнең үсеш перспективаларын билгеләделәр.

ИТ-парк өчен форумның мөһим өлеше булып кайбер компанияләр белән килешүләр имзалау тора. "Яңа болыт технологияләре" ҖЧҖ ("МойОфис") белән  Технопарк хезмәттәшлек кысаларында ясалма интеллект технологияләрен үстерү һәм Татарстан Республикасында Россия офис продуктларын популярлаштыру өлкәләрендә уртак эшне планлаштыра.

KAMA FLOW инвесткомпаниясе белән хезмәттәшлектә тәҗрибә уртаклашу һәм базарны эксперт бәяләү, уртак чаралар һәм проектлар, зур коммерция потенциалы булган перспективалы стартапларга инвестицияләр кертү планлаштырыла.

Шулай ук стартаплар белән эшне көчәйтү өчен хезмәттәшлек турында килешүләр дә имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International