Чаллы ИТ-паркында Кама аръягы төбәгендә спорт программалаштыруы буенча беренче ярышлар узачак

2024 елның 13 сентябре, җомга

Яр Чаллы ИТ-паркы Татарстан Республикасының спорт программалаштыру федерациясе белән берлектә Кама аръягы төбәгендә беренче спорт программалаштыру ярышларын оештыра.

Спорт программалаштыруы буенча ярышларны уздыруның максаты - Татарстан Республикасының ИТ-тармагының кадрлар потенциалын үстерү һәм Кама аръягы төбәгендә программалаштыруны спорт дисциплинасы буларак популярлаштыру, талантлы программистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук яшьләрне мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өйрәнергә һәм үстерергә рухландыру.

Ярышларның приз фонды чемпионат партнерлары тарафыннан бирелгән 80 мең сум тәшкил итә:

- ИТ-парк резиденты CARGO.RUN - 50 мең сум;

- "FONCODE" веб платформасы - 30 мең сум.

Сайлап алу этабы онлайн 28 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә https://foncode.ru веб-платформасында узачак, ә финал этабы офлайн 5 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркы территориясендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International