Бүген, 28 гыйнварда, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының 2 һәм 3 курс студентлары белән лекция форматында очрашты.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә күпфатирлы йортларда цифрлы домофоннар урнаштыру буенча мөһим тәкъдим каралды, алар халыкка гадәттән тыш хәлләр, аерым алганда пилотсыз очу аппаратларыннан янаулар турында тиз хәбәр итә алачак.
Кешеләр Сбербанкы, Т-Банк, ВТБ һәм башка финанс-кредит оешмалары исеменнән ай саен «МХО ихтыяҗларына» акча күчерүне тоташтыру турында хатлар алган очраклар барлыкка килде. Риза булмаганнарга сылтама буенча күчәргә һәм акча алынудан баш тартырга тәкъдим итәләр.
25 гыйнварда «Актуаль тема» программасы эфирында ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе нәтиҗәләре, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк турында, Татарстан айтишниклары портреты, яңартылган дәүләт хезмәтләре кушымтасы 2.0. турында ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов белән әңгәмә булды.
25 гыйнварда тантаналы чара узды. Конкурсның төп бүләге - дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу. Барлыгы 20 номинация, шул исәптән «ИТ – ел ачышы» номинациясе. Быел беренче мәртәбә ИТ-парк Татарстан Республикасы Студентлар лигасы белән берлектә «Ел стартабы» дигән яңа номинациясендә бүләклүне гамәлгә кертте.
Бүген, 24 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. Анда Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Дмитрий Угнивенко, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2024 елда Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегиясе утырышы уза.
2025 елдан Россиядә «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый, ул бизнесның да, дәүләтнең дә цифрлы системаларында генерацияләнә торган мәгълүматлар нигезендә икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының дәвамы булачак.
Бу җомга көнне, 2025 елның 24 гыйнварында, Татарстан башкаласында масштаблы цифрлы чара узачак, анда республиканы цифрлаштыру өлкәсендәге төп затлар җыелачак.
Таатсртан башкаласы Казанда 2025 елның 24 гыйнварында мини-роботлар көрәше буенча ачык турнир узачак. Чара робот техникасы дөньясында якты вакыйга булырга һәм бөтен илдән яшь талантларның игътибарын җәлеп итәргә вәгъдә итә.