Катнашуга югары уку йортлары, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге компанияләр вәкилләре һәм потенциаль эш бирүчеләр чакырыла.
Бүгенге көндә республика буенча 70 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасыннан файдалана.
«Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты инде икенче уку елында гамәлгә ашырыла, елына берничә сезон үткәрелә, аларның һәрберсе партнерларының берсе белән оештырылган. Бу уку елының дүртенче сезонында проектның партнеры - «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды. Фонд экспертлары 3 мультипликацион ролик әзерләгән: мәгълүматлар белән эшләү культурасы, цифрлы эз һәм мәгълүмати тавыш.
1 гыйнвардан Татарстан Республикасының барлык мәктәпләре яңартылган «Татарстан Республикасында Электрон мәгариф» системасында эшли башлады - бу якынча 1 млн ата-ана, 490 мең укучы һәм 36 мең педагог. Хәзер системаның яңа версиясе ms-edu.tatar.ru сайтында. Бу сайтта һәм «Мин – мәктәп укучысы» яки «Минем мәктәп» кушымталарында балаларның дәресләр тәртибен, билгеләрен карап була.
МТС цифрлы экосистемасының KINO онлайн-кинотеатры аналитиклары 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бәйрәм каникуллары вакытында Татарстан халкының нинди фильмнар каравын анализлаган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында гамәлгә ашырылучы почта элемтәснең авыл бүлекчәләрен ремонтлау буенча федераль программасы кысаларында 22 муниципаль райондагы бүлекчәләр модернизацияләнде.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының Татарстандагы кулланучылары тарафыннан башкарылган транзакцияләрнең гомуми суммасы быел 26,9 млрд. сум тәшкил итте.
Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчентаева катнашты. ИТ-паркның яңа филиалы Кукмара, Эшчеләр тыкрыгы, 7 йорт адресы буенча Олимпиадалар үзәге базасында ачылды, ул технологик проектларны һәм стартапларны үстерү өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында да.
МТС, цифрлы экосистемасы 2023 елның өченче кварталында Татарстанда болытлы хезмәтләр куллануны анализлады. CloudMTS хезмәтләреннән файдаланучы компанияләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка арткан.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казан РТРС телебашнясында архитектура-сәнгатьле яктыртуның бәйрәм сценарие эшли.