Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Лениногорскига эш сәфәре кылды, анда ул муниципаль район Советының 2024 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга планнарга багышланган утырышында катнашты.
Район тотрыклы рәвештә төрле өлкәләрдәге казанышлары белән сөендерә. Муниципалитетта цифрлаштыру буенча башкарыла торган эшләр турында ТР цифрлар министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләделәр инде. Лениногорск районы Татарстанның иң ерак районнарының берсе, шуңа күрә анда LTE элемтә һәм мобиль Интернетны үстерү өчен 5 яңа база станциясе урнаштырылган. Һәм яшьләр үзәге базасында ИТ-парк филиалы актив эшли.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операция ветеранына ноутбук тапшыру чараның мөһим өлеше булды. Моннан тыш, Совет утырышында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медальләре белән бүләкләнгән сугыш ветераннары исемлеге расланды.
.jpg)
Чара тәмамланганнан соң Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы геройлары янында булды, аларга бүләкләр тапшырды һәм алар белән әңгәмә корды. Министр ветераннарга озын гомер теләде һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә очрашырга вәгъдә бирде.
