30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Ижевск шәһәренең «М.Т. Калашников исемендәге ИжДТУ» да мобиль роботлар һәм пилотсыз очу аппаратлары ярышлары узды. Бу инде «Калашников-Технофест» робот техникасының бишенче халыкара ачык фәнни-техник фестивале.
Сугышчан робот техникасы җыелма командасы составында Татарстаннан чыгыш ясаган ИТ-парк командалары 1,5 кг га кадәр категориядә роботлар көрәше буенча ярышларда беренче урыннарны яулады:
«Деструктор» командасы - 1 урын
«РобоДом - Деструктор» командасы - 3 урын
Беренче тапкыр ИТ-парк командасы пилотсыз очу аппаратлары буенча ярышларда катнашты: «Рободом - Деструктор» командасыннан катнашучы - Сөләйманов Раил 71 катнашучы арасында 5 урынны яулады!