Дәүләт Думасы өченче укылышта кулланучылар кредитлары өчен «суыну чорын» билгели торган һәм заемщикка кулдан акча алудан баш тартырга мөмкинлек бирә торган закон проектын кабул итте. Әлеге чара кредит мошенниклыгы очракларын булдырмауга юнәлдерелгән һәм кредиторларга заемщикларны яхшырак бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Кибермошенниклык темасы хәзерге дөньяда актуаль, җәмгыятьнең җитәрлек мәгълүматлы булуына карамастан, гражданнар барыбер яңа хәйләләргә эләгә һәм җинаятьчеләргә акча күчерә. Мошенниклар йогынтысында кредит оешмаларына мөрәҗәгать иткән кешеләр һәм гади клиентлар беренче карашка берни белән дә аерылмый.
«Әлеге закон проектын хуплыйм, моннан тыш, ТР Цифрлы үсеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мошенникларның хәйләләренә эләккән гражданнарга ярдәм итү мәсьәләсе күтәрелде инде. Кибермошенниклык схемалары турында вакытында хәбәр итүгә карамастан, ышана һәм кредитлар ала торган кешеләр бар. "Суыну чоры" нәкъ менә бу хәлгә ярдәм итәчәк һәм куркыныч янаучы төркемгә финанс гамәлен тагын бер кат уйларга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклый Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин.