Татарстан Республикасы дәүләт органнарына Astra Linux операцион системасын гамәлгә кертү буенча Россиядә беренче төбәкләрнең берсе булды. Бу адым төбәкнең цифрлаштыру һәм импортны алмаштыру стратегиясен гамәлгә ашыру процессында мөһим этапка әверелде.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы ICL Services командасы белән берлектә Татарстан дәүләт учреждениеләренең 150 000 нән артык компьютерында Windows операцион системасын үзебезнең Astra Linux ка алыштыру бурычын уңышлы үтәде. Кыска вакыт эчендә яңа программа тәэминатына түбәндәге оешмалар күчерелде:
Үзебезнең программа тәэминатына күчү «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында өстенлекле бурыч булды. Импортны алмаштыру ТР Цифрлы үсеш министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык һәм телекоммуникацияләр һәм элемтә блогы бурычлары даирәсенә керә. Global СІО конкурсында «Ел проекты 2024» номинациясендә беренче урын алу башкарылган эшнең якты нәтиҗәсе булды.
Агымдагы елга бурычлар:
Бу адымнар Татарстан Республикасының мәгълүмати иминлеген ныгытырга, шулай ук цифрлы ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.