25 гыйнварда «Актуаль тема» программасы эфирында ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе нәтиҗәләре, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк турында, Татарстан айтишниклары портреты, яңартылган дәүләт хезмәтләре кушымтасы 2.0. турында ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов белән әңгәмә булды.
Топ-3 сорау:
"«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты тәмамланды, биш ел эчендә күп төрле эш башкарып булды: цифрлы компетенцияләргә өйрәтү, яңа электрон сервисларны гамәлгә кертү, барлык социаль әһәмиятле объектларга интернет үткәрү, 145 мең дәүләт хезмәткәрен илебезнең программа тәэминатына күчерү. ИТ-компанияләр һәм ИТ-белгечләр саны артты, фаразлар буенча тармакның кереме 225 млн сумга җитә, - дип билгеләп үтте ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов - Болар барысы да безнең икътисадка үсәргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә без ИТ-башкалага әвереләбез".
Илкүләм проект буенча эш ИТ-карарларны гамәлгә кертүне тизләтергә мөмкинлек бирә, «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» модернизацияләнгән илкүләм проект бизнесның да, дәүләтнең дә цифрлы системаларында барлыкка килә торган мәгълүматлар нигезендә икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының дәвамы булды.