ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» XX республика премиясендә иң яхшы студентларны бүләкләде

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда тантаналы чара узды. Конкурсның төп бүләге - дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу. Барлыгы 20 номинация, шул исәптән «ИТ – ел ачышы» номинациясе. Быел беренче мәртәбә ИТ-парк Татарстан Республикасы Студентлар лигасы белән берлектә «Ел стартабы» дигән яңа номинациясендә бүләклүне гамәлгә кертте. 

«ИТ – ел ачышы» номинациясендә Артем Апурин (КФУ) җиңде, аны Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов игълан итте һәм бүләкләде.

«Безгә башка төбәкләрдән ИТ-белгечләр һәм ИТ-студентлар килә, һәм Татарстанда алга таба үсәсе кала - безнең өчен бу иң мөһиме. Татарстанның көче шунда: монда ИТ-проектларны үстерү өчен урын бар», - дип ассызыклады ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.

ИТ-парк базасында «Ел стартабы» номинациясе буенча катнашучылар өчен сынаулар узды. Студентларны түбәндәге биремнәр үтәде: әңгәмә, тест үткәрү, мастер-класслар үткәрү, үз-үзеңне тәкъдим итү, кейслар һәм башкалар. Студентларга әлеге номинация буенча сынауларны уңайлы узу өчен, ИТ-парк югарыда санап үтелгән барлык биремнәрне оештырырга ярдәм итте.

«ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов «Ел стартабы» номинациясе буенча җиңүчене игълан итте. Бу исемне КНИТУ Бизнес инкубаторында ИТ-парк резиденты «ЭмульТехнолоджис» компаниясе алды. Шулай ук ИТ-парктан җиңүчегә проектны үстерүгә 100 000 сумлык сертификат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International