Бүген, 24 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. Анда Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Дмитрий Угнивенко, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
"2024 елда Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында"гы төп доклад белән Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
"Татарстан һәр яктан да үзенә җәлеп итүчән ИТ-төбәк" - Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин докладын әнә шулай тәмамлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов утырыш барышында төбәкнең кече торак пунктларында цифрлы тигезсезлекне киметү, цифрлы өлкәдә үзебезнең карарларны тарату, киберкуркынычсызлык элементларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча мөһим карарлар турында сөйләде.
«Безгә элемтә вышкаларының һәм аппаратураның кирәкле урында урнаштырылуые мөһим», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Рәисе илкүләм һәм төбәк проектлар буенча эшнең ИТ-карарларны тормышка ашыруны тизләтергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте, шуның белән бизнесның да, дәүләтнең дә цифрлы системаларында барлыкка килә торган мәгълүматлар нигезендә икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» модернизацияләнгән илкүләм проектын искә төшерде. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының дәвамы булды.
"Узган ел республика өчен иң эчтәлекле һәм күренекле ел булды. Киләчәк уеннарын, БРИКС уеннарын, БРИКС саммитын уздыру Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсен, Россиядә һәм дөньяда танылуын күрсәтте. Болар барысы да зур тырышлык һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, шул исәптән цифрлы технологияләргә юнәлтелгән курсның тугрылыгы нәтиҗәсе", - дип аңлатты Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Коллегия ИТ-тармакның иң алдынгы белгечләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
«Безнең республика аның (илкүләм проект) чараларында максималь катнашырга тиеш, - дип белдерде ул. - ИТ өлкәсендә лидер төбәк буларак, Татарстан алдында тармакны алга таба үстерү буенча җитди бурычлар тора. Моның өчен федераль ярдәм чараларына өстәп, без ел саен биш ел дәвамында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән алга киткән ИТ-хәл ителешләр программаларына 1 млрд сум юнәлдерергә карар кылдык. Хөкүмәткә якын арада бу программаны расларга кирәк".