«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты: Татарстанда ИТ-тармак үсеше мөмкинлекләре

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елдан Россиядә «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый, ул бизнесның да, дәүләтнең дә цифрлы системаларында генерацияләнә торган мәгълүматлар нигезендә икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының дәвамы булачак.

Гамәлгә ашыру вакыты: 2025-2030 еллар.

Якындагы өч елга бюджет (2027 елга кадәр): 457 млрд сум

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы килешүләрне имзалаган һәм тиешле федераль проектлар кысаларында өч региональ проектны гамәлгә ашыруны планлаштырган:

1. Илебез чишелешләре: базарны илебездә җитештерелгән югары сыйфатлы ИТ-чишелешләр белән тәэмин итү. Бу Россиянең технологик суверенитетына һәм лидерлыгына ирешүгә ярдәм итә.

2. Цифрлы дәүләт идарәсе: дәүләт хеззмәтләрен электрон рәвешкә күчерү, шулай ук аларны проактив һәм онлайн-форматта күрсәтү нәтиҗәсендә кешеләр өчен бөтен җитрдә файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итү.

3. Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар: Россия платформаларын һәм технологияләрен үстерүгә ярдәм итү, дәүләт һәм муниципаль идарәне, икътисад һәм социаль өлкәләрне – мәдәният, мәгариф, спортны цифрлы трансформацияләүгә ярдәм итү. Шулай ук документ әйләнешен электрон форматка күчү.

Илкүләм проект икътисад һәм социаль өлкә тармакларын цифрлаштыруга һәм технологик суверенитет һәм лидерлыкка ирешүгә юнәлдерелгән. Яңа цифрлы сервислар россиялеләрнең тормышын җиңелрәк һәм уңайлырак итә, ә кибермошенниклыкка каршы көрәш чаралары - куркынычсызлыкны тәэмин итә. 

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы «ГосТех» нигезендә икътисад һәм социаль өлкә өчен 12 цифрлы платформаны булдыра башлады. Платформалар регионнарда карарларны тиз гамәлгә кертүне тәэмин итәчәк һәм хезмәтләрне бердәм цифрлы киңлектә берләштерәчәк. 

Татарстан да әлеге платформаларны төзүдә катнаша, бу исә республика бюджетының шундый ук системаларга чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International