Таатсртан башкаласы Казанда 2025 елның 24 гыйнварында мини-роботлар көрәше буенча ачык турнир узачак. Чара робот техникасы дөньясында якты вакыйга булырга һәм бөтен илдән яшь талантларның игътибарын җәлеп итәргә вәгъдә итә.
"2024 елда Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Көрәш робот техникасы үзәге формалашкан. Дәресләр даими рәвештә атнага ике тапкыр үткәрелә. Дүрт команда җыелды, алар инде илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә үз осталыкларын күрсәттеләр: Санкт-Петербургтагы ярышларда беренче урын һәм Новосибирскидагы ачык чемпионатта икенче урын яуладылар. Шулай ук командалар Мәскәүдәге халыкара турнирда икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Бу казанышлар ИТ-паркның һәм аның командасының робот техникасы юнәлешендә уңышлы үсүен күрсәтә", – дип билгеләп үтте «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Власов Руслан.
Турнирны Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк технопаркы оештырды. Чараның партнеры - Robot Fight Club Russia.
Турнирның приз фонды 100 000 сум тәшкил итә. Җиңүчегә 50 000 сум, икенче урынга — 35 000 сум, өченче урынга — 15 000 сум биреләчәк. Турнирда 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 5 кешедән торган командалар катнаша ала. Һәр коллектив 1,5 кг га кадәр авырлыктагы берничә робот тәкъдим итә ала. Ярышларда барлыгы 8 команда катнашачак.
Турнир уникаль робототехник эшләнмәләрне күрсәтү, яшь инженерлар арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен мәйданчык булачак. Катнашучылар Роботлар белән идарә итүдә үз осталыкларын күрсәтә һәм иң яхшылар исеме өчен көрәшә алачак.