Иннополис Университетында мәктәп укучыларын каникул вакытында югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәгенең махсус проекты кысаларында онлайн-стажировка үтәргә чакыралар.
Россия Почтасының мобиль кушымтасында яңа функция барлыкка килде: хәзер һәр кулланучы, аның телефон номерын гына кулланып, адресатка посылка җибәрә ала.
ТР Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 25 төргә кадәр хезмәт күрсәтүне электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкин. Шуларның 8е - дәүләт хезмәтләре һәм 17се - муниципаль хезмәтләр.
BI.ZONE Саклык банкының бүлендек компаниясе киберкуркынычсызлык сервисларына бушлай керү мөмкинлеген ачты. 2020 елның 1 июленә кадәр корпоратив челтәрне һәм хезмәткәрләрне яклау буенча хезмәтләрне ерактан торып алырга мөмкин.
Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрне булдыру һәм үстерү өчен грантлар алу буенча конкурс сайлавы башланды. Гаризалар кабул итү башлануы турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр иттеләр.
КФҮ Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле эшне туктатырга җыенмый: «Минем документлар»ның барлык офислары гадәти режимда эшләячәк.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы командасы Татарстан Республикасының географик зонасыннан файдаланучылар өчен төбәктә коронавирус инфекциясе таралу тематикасы буенча мәгълүмат блогын башлап җибәрде.
Сайт социаль дистанция шартларында эшләү, укыту һәм күңел ачу өчен 60тан артык сервисны берләштерә.
Яңа «Һәркемгә керү мөмкинлеге» интернет-порталы эшли башлады, анда коронавирус пандемиясе таралган вакытта үз-үзеңне изоляцияләү аркасында өйдә эшләүчеләр өчен бушлай онлайн-сервислар һәм хезмәтләр җыелган.
Цифрлы трансформация үзәгенең Цифрлы платформасының баш архитекторы Антон Тараев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ярдәмчесе булды.