1 майдан 3 майга кадәр татарстанлылар 915 мең тапкыр дачага бару өчен үткәргеч алган

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

6 нчы максат иң популяр булып кала. Өч ял көне эчендә халык дачага чыгу өчен 915 мең тапкыр диярлек пропуск алган.

1 майда Халык 271 мең тапкыр, 2 майда - 250 мең һәм 3 майда 383 мең тапкыр пропуск сораган.

Май бәйрәмнәренең өч көне эчендә 1 млн 190 меңнән артык пропуск бирелгән.

Системада шулай ук 3705 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Барыннан да ешрак производствога бару (8391) һәм материаллар сатып алу (5314) максатлары кулланыла.

Барлыкка килгән сораулар белән 8-800-250-90-33 кайнар линиягә мөрәҗәгать итегез. Ак Барс Банк белән берлектә коронавирус инфекциясе, үз-үзеңне изоляцияләү режимы һәм санлы үткәргечләр системасы турындагы сорауларга җавап бирүче Лилия телефон роботы эшли башлады. Лилия халыкка коронавирус, самоизоляция һәм санлы үткәргечләр турында иң актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирә ала: COVID-19 авыруы симптомнары, пропускларның гамәлдә булу вакыты, системада теркәлүгә бәйле проблемалар һ.б. Лилия җавап бирә ала торган сораулар исемлеге даими рәвештә киңәя.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада республика халкының спорт белән шөгыльләнү өчен өйдән чыгу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу максат буенча үткәрү вакыты ике сәгать - 5:00дән 7:00гә кадәр covid19.tatarstan.ru сайтында бирелә. Игътибар итегез, әгәр кеше 6:00 сәгатьтә чыгу өчен код сораса, рөхсәт 6:00дән 7:00гә кадәр вакыт аралыгында бирелә.

Бу көннәрдә өйдә мөмкин кадәр ешрак калуыгызны сорыйбыз!

UPD: 2 май - 6 нчы максат белән 260 мең үткәргеч соралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International