Россия Почтасы клиентлары компаниянең цифрлы сервисларыннан ешрак файдалана башлады. Алар 30 марттан 3 апрельгә кадәр мобиль кушымта һәм pochta.ru сайтында бүлектән ике атна элек булганга караганда, өйгә юллама алу өчен 25 тапкыр күбрәк гариза рәсмиләштергән.
Март ахырында коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Почтасы посылкалар китерү бәясен ике тапкыр киметте һәм өйгә почта бүлекчәләреннән җибәрелә торган юлламалар исемлеген киңәйтте. Әгәр элек посылкалар артыннан почтага барырга туры килсә, хәзер клиентлар аларны өйләренә цифрлы каналлар аша заказ бирүне өстен күрә. Хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗның иң югары чиге 30 марттан 1 апрельгә кадәр, Россия Почтасы бүлекләре керү өчен ябылганда туры килде. 30 мартта рәсмиләштерелгән товарлар саны, узган көн белән чагыштырганда, 4 тапкырга арткан. Узган атнада, ялларны да кертеп, 190 меңнән артык гариза рәсмиләштерелгән.
Әлеге сервис миллионлы шәһәрләрдә аеруча популяр. Әйтик, Казанга илтүгә заказлар саны 10 тапкыр арткан. Мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкыр артуга карамастан, хат ташучылар һәм курьерлар җибәрүләрнең 75% ын - заказны рәсмиләштергәннән соң, икенче көнне, калганнарын бер көннән соң китерәләр.
Компания сайтында һәм мобиль кушымтада өйгә посылкалар һәм вак пакетлар китерүгә заказ бирергә, EMS-җибәрү өчен курьер чакыртырга, подписка рәсмиләштерергә, дәүләт органнары белән электрон форматта юридик яктан әһәмиятле хат алып барырга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә була. Посылкаларны онлайн рәсмиләштерү һәм түләү сервисы почта бүлегендә булу вакытын минимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Россия почтасы компания хезмәткәрләренең һәм клиентларының сәламәтлеген сакларга омтыла. Почта бүлекләре башлыклары персоналның хәлен контрольдә тота. Бүлек башлыклары көн саен оператив штабка оператив мәгълүмат җыюның онлайн-формасы аша хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышы турында хәбәр итәләр. Клиентлар белән эшләүче хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары алган.