Цифрлы үткәргечләр системасында 4 нче максат алыштырылды

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Татарстанда 6 майдан зиратларга бару өчен цифрлы үткәргечләр булачак. Тиешле үзгәрешләр ТР Министрлар Кабинетының 30 апрельдә чыккан карары белән кертелгән.

Элегрәк СМС-пропусклар системасында 4 «Җирләүләрдә катнашу» дигән максат эшләгән иде. Аны «Зиратларга бару»га алыштырдылар. Бу максат буенча цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинет аша онлайн рәсмиләштерергә мөмкин  - 2590 кыска номерга СМС-хәбәрләр җибәрү аша. Цифрлы пропуск буенча 4 нче максатны  атнага бер тапкыр алырга мөмкин. Аның гамәлдә булу вакыты - бер сәгать.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне контакт-үзәктә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча алырга мөмкин. Шулай ук барлык тулырак мәгълүмат сервис сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International