Республикада яшүсмерләрнең тискәре интернет-күренешләргә тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Цифрлы гигиена» яңа программасын булдыру өстендә эш башланды. Проектны гамәлгә ашыру өстендә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы экспертлары башка ведомстволар белгечләре белән бергә эшләячәк.
Башкала КФҮләрендә икенче ел «күчмә кабул итү» хезмәтен гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында гариза бирүче «Минем документлар» офисына бармыйча, Үзәк белгечләрен өйгә яки башка уңайлы урынга чакырта ала.
Идел буе федераль округы ярышларында ТР җыелма командасы беренче урынны алды.
Бүген, 20 мартта 18:00 сәгатьтә ТР Цифрлаштыру министрлыгының рәсми Instagram-аккаунтында @digital_tatarstan турыдан-туры эфир узачак, анда «Актив шәһәр кешесе» суперсервисы концепциясе тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Анда ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин, КФҮ-КТИТС директоры Юрий Багров, «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һ. б. катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 131 нче лицеенда булды, анда мәктәпләрнең коронавирус таралуны профилактикалау максатларында оештырылган дистанцион укыту системасына күчүгә әзерлеген тикшерде. Республика башлыгын ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озатып йөрде.
Бүген, covid-19 зарарлану куркынычы янау сәбәпле, кешеләр үз-үзләрен изоляциядә булырга мәҗбүр булганда, дистәләгән эре компания (шул исәптән Россия) үзләренең онлайн-сервисларына бушлай керү мөмкинлеген биргән.
Яндекс белгечләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус таралышы турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматлар тәкъдим ителгән мәгълүмати системаларны эшләгәннәр. Мондый онлайн-карта илнең 8 төбәгендә гамәлдә инде, якын арада алар тагын 7 субъектта барлыкка киләчәк.
Wink видеосервисы һәм «Ростелеком» интерактив ТВ 17 марттан барлык клиентларга үз илебезнең фильмнарын һәм сериалларын, шулай ук балалар һәм белем бирү контентын бушлай карарга мөмкинлек бирә. Карар агымдагы шартларда өйдә булырга мәҗбүр булган кулланучыларга уңайлы булсын өчен кабул ителгән.
Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәгендә 20 хезмәткәр дистанцион эш режимына күчерелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.