Цифрлы пропусклар: контакт-үзәккә еш бирелә торган сораулар

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Без контакт-үзәк операторларына еш бирелә торган сорауларны җыйдык.

Татарстанлыларның цифрлы үткәргечләр системасы һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында иң популяр берничә сорауга җаваплар.

  • Теркәлеп булмый

Бәлки, сез хәбәрдә # билгеләрен ялгыш куйгансыздыр. Бу очракта тагын бер кат теркәлү узарга тырышыгыз.

  • Ничек еш теркәлергә кирәк?

Бер генә тапкыр. Алдагы көннәрдә кабат теркәлү кирәкми.

  • Паспорт/шәхесне раслаучы документ номерын алыштыру

2590 номерына бушлай SMS җибәрегез: документ паспорт сериясе һәм номеры. 

  • СМС җибәргәч, хәбәр чыга : «Сезнең мобиль счетыгыздан акча кими ала»

2590 кыска номерына смс җибәрү бушлай.

  • Код ялгыш бетерелсә, нишләргә?

Шәхси кабинетка керү битендә "Код оныттык" төймәсенә басыгыз. Телефон номерыгызны языгыз, шуннан соң СМС белән код кабат җибәреләчәк.

Бер телефон номерыннан берничә гражданга теркәлү рәсмиләштерергә мөмкинме?
Юк, ярамый. Бер телефон номерыннан бары тик бер затны гына теркәү башкарыла.

СМС текстында мин дөрес булмаган чыгу максатын күрсәтсәм нишләргә?
Тагын бер кат коррект максат белән СМС җибәрегез, әмма бу рөхсәт бирүне гарантияләми. Җибәрер алдыннан мәгълүматларны җентекләп тикшерергә киңәш итәбез.

Өлкән кешеләргә ничек теркәлергә?
65 яшькә кадәрге затларга гадәти тәртиптә. 65 яшьтән өлкәнрәкләр теркәлү узмый, чөнки тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау очракларыннан тыш, чыгу хокукына ия түгел.

Сукырларга ничек теркәлергә?
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр волонтерлар хезмәтеннән файдалана алалар. Хезмәт номеры: 8 (843) 598-35-98

Бала белән чыгарга мөмкинме, аңа код кирәкме?
Өйдән чыгу өчен код олы кешегә генә кирәк. Балигъ булмаганнар (18 яшькә кадәр) ата-аналар белән рөхсәт алмыйча йөри.

Мин чит ил гражданы булып торам, ничек рөхсәт алырга?
Әгәр дә башка ил гражданины булып торасыз, шәхес таныклаучы сыйфатында яшәүгә рөхсәт документын, миграцион карта яки виза кулланырга мөмкин.

Мин машинада азык-төлек алырга йөри аламмы?
Әйе, тик бары тик якындагы кибеткә генә. Машинада (самокат, велосипед һ.б.) йөрү җәяү чыгу кебек кагыйдәләргә буйсына.

Белешмә артыннан эшкә ничек барырга?
Эш бирүче хезмәткәрләргә белешмәләр китерүне оештыра ала.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропускларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча татарстанлылар бердәм кайнар линия номеры буенча консультация алырга мөмкин: 8-800-250-90-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International