Rusode программалаштыру фестивале ахырына якынлашты

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә МФТИ оештырган, ясалма интеллект һәм спорт программалаштыру буенча Ruсode масштаблы фестиваль тәмамланды. Фестиваль ике ай дәвамында узды һәм Россиянең 80 төбәгеннән 10 меңгә якын мәктәп укучысын, студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын колачлады.

Фестивальнең киң күләмле белем бирү программасы үз эченә ала: «Тиз старт һәм спорт программалаштыру» ачык онлайн-курсы, ясалма интеллект һәм спорт программалаштыру буенча интенсив һәм соңгы чемпионатлар. Күпләр өчен фестиваль ясалма интеллектны өйрәнү һәм спорт программалаштыру ягына беренче адым булды.

Ярышларның йомгаклау этабы Rucode спорт программалаштыру буенча чемпионат булды, анда Россиянең 65 төбәгеннән һәм 58 илдән 793 команда катнашты. Барлыгы - 2000нән артык кеше. Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр медаль зачетында 4әр команда бүләкләнде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Rucode онлайн-чемпионаты өчен Татарстан укучысы Илдар Гайнуллин бурычлар эшләгән. 2019 елда ул IOI халыкара мәктәп укучылары олимпиадасында абсолют икенче урынны алды һәм күп кенә олимпиадаларда абсолют җиңүләргә ия булды.

Моннан тыш, фестиваль кысаларында «Вируска каршы дөнья технологияләре» онлайн-конференциясе оештырылды, аның кысаларында бизнес, дәүләт секторлары һәм мәгариф өлкәсеннән 20дән артык эксперт Россия өчен турбулентлыкның ни өчен яңа түгел, һәм безнең өстенлегебез нидә, цифрлаштыруның яңа дулкынының беренче нәтиҗәләре һәм өстенлекле юнәлешләре, мифлар һәм онлайн-белем бирү реальлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International