Татарстанда 4 нче максат буенча бирелгән пропусклар саны шактый артты

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүгенге көндә республикада яшәүчеләр 4 нче максат буенча – «зиратларга бару» -  өйдән чыгу өчен 8 меңнән артык санлы пропуск сораган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк цифрлы пропусклар сервисында 4 нче максат – «җирләүләрдә катнашу» эшләде. Бүгенге көннән ул «зиратларга бару»га алыштырылды. Яңа максат гамәлдә булган бер көн эчендә аның буенча 8 298 пропуск* бирелгән.

Чагыштыру өчен, узган көндә, 5 майда, татарстанлылар бары тик 4 максат буенча 1 222 пропуск кына сораган. Шулай итеп, әлеге максат буенча бирелгән пропусклар саны бер көндә җиде тапкыр диярлек арткан.

4 максат буенча цифрлы пропускны онлайн https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинетта рәсмиләштерергә мөмкин, шулай ук 2590 кыска номерына SMS-хәбәрләр җибәрү аша. Бу максат буенча цифрлы пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин. Аның гамәлдә булу вакыты - бер сәгать.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация сорап, татарстанлылар контакт-үзәккә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук барлык тулырак мәгълүмат сервис сайтында урнаштырылган.

*Мәгълүмат 16: 00 06.05.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International