Май ялларында 2 миллионнан артык санлы пропуск бирелде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Биш ял көне дәвамында республика халкы гомуми изоляция чорында өйдән чыгу өчен 2 млн 133 меңнән артык санлы пропуск сораган.

Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларда иң зур ихтыяҗ 6 кешенең максаты – «дачага чыгу» булды. Бу максат буенча биш көн эчендә 1 млн 500 меңнән артык пропуск рәсмиләштерелгән.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы үткәргечләр сервисы 1-нче апрельдә эшләтеп җибәрелде. Бу вакыт эчендә системадан 1 млн 700 меңгә якын татарстанлы теркәлгән. Чыгу өчен соралган кодларның гомуми саны 11 млн* билгесенә якынлаша.

Моннан тыш, системада 3 805 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Әлеге категория гражданнар өчен гамәлдә булган дүрт өстәмә максат буенча 25 меңгә якын санлы пропуск соратып алынган. Иң популяр максат - «җитештерү бинасына бару» - чыгу өчен 10 меңгә якын код бирелде.

Үткәрүләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация сорап, татарстанлылар контакт-үзәккә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, алар үз сорауларын Кайнар линия операторларына гына түгел, ә ясалма интеллект – Лилиягә дә бирә алалар. Шулай ук системада теркәлү турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://covid19.tatarstan.ru/.

* 20: 00 05.05.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International