Республиканың берьюлы ике ИТ-командасы «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар арасына керде. Масштаблы онлайн-ярышларның финалы бу ялларда узды.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында Forbes журналының «Цифрлаштыру пульсы» форумында катнашты.
«Халык контроле» системасын модернизацияләү планнары һәм COVID-19 буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия эше турында бүген журналистларга Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләделәр. Брифинг ТР Министрлар Кабинетында узды.
«МТС» ҖАҖ Россиядә беренче булып OOO «ТЕНЕТ» компаниясе тарафыннан эшләнгән тәҗрибә-сәнәгать партиясеннән 4G коммерция база станциясе тестын башлады.
3 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр коммерциячел булмаган оешмалар 2020 елда табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыруга киткән чыгымнарны каплый торган субсидияләр алу өчен гаризалар бирә алалар. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.
Узган ял көннәрендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 47 онлайн-сайлап алу стартаплары узды. Барлыгы 128 гариза бирелгән. Читтән торып сайлап алу нәтиҗәләре буенча шорт-листка медицина, экология, спорт, авыл хуҗалыгы һ. б. өлкәләрдә карарлар эшләүче 26 проект керде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды, анда катнашучылар махсус икътисадый зонаның яңа резидентларын расладылар. Утырышта республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында бурычлы һәм түләтүчеләргә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенә электрон формада башкарма производство буенча гаризалар, үтенечнамәләр, аңлатмалар, отводлар һәм шикаятьләрне җибәрергә мөмкинлек бирә торган яңа сервис эшли башлады. Сервис физик һәм юридик затлар өчен ачык.
Татарстанлылар 122 номеры буенча коронавирус йогышы буенча консультация алу өчен контакт-үзәк белән элемтәгә керә алалар. 8 800 222-59-00 элеккеге номеры шулай ук эшләвен дәвам итә.
Бүген Казанда республикада беренче даруханәне ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец, республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.