Программалаштыру буенча III республика олимпиадасына теркәлү дәвам итә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

«Sanak-lab» белем бирү лабораториясе КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) белән берлектә 5-9 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча III республика олимпиадасын үткәрә. Катнашу өчен гаризаны 5 апрельгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.

Олимпиада бушлай үткәрелә. Ике төп этап планлаштырыла:

  • Сайлап алу (читтән торып) – 2 апрельдә 12:00дән 5 апрельгә кадәр "odeforces" платформасында бурычларны хәл итү. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар финал этабына чакырылачак.
  • Финал этабы 18 апрельдә КФУның 2 уку бинасында узачак (Казан, Кремль ур., 35).

Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын ИТМО Университеты аспиранты, программалаштыру буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Нияз Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге компетентлы жюри билгеләячәк. Алар оештыручылардан дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Моннан тыш, олимпиада финалистлары Татарстанның иң көчле укытучылары - «Sanak-lab» һәм «Сәләт-Санак» IT-сменаларында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International