Почта аша китерүне хәзер посылка алучы түли ала

2021 елның 26 марты, җомга

Россия Почтасы бөтен ил буенча физик затлар өчен яңа сервис эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә посылканы алучы түли ала. Әлегә Хезмәт Android өчен почта кушымтасында гына бар, алга таба аңа iOS өчен смартфоннар хуҗалары һәм компания сайтына керүчеләр файдалана ала.

Яңа сервис социаль челтәрләрдә һәм шәхси белдерүләр белән платформаларда товар сатучылар өчен аеруча актуаль булачак - нәкъ менә биредә, Россия Почтасының эчке мәгълүматлары буенча, почта клиентлары шәхси затлар арасында җибәрелгән хатлар сегментыннан ешрак сатып алучыларны таба: социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 44,5% һәм шәхси игъланнар сайтларында 38%. Сервис сатучыларга һәм сатып алучыларга гына түгел, туганнарына яки дусларына посылка җибәрергә теләүчеләргә дә файдалы булачак. Элек аны бары тик җмбәрүче генә түли ала иде.

«Яңа сервис физик затлар арасындагы коммерция мөнәсәбәтләрен дистанцион сәүдәдә куркынычсызрак, ышанычлы һәм уңайлы итәчәк. Алдан түләнгән товар җибәрүчегә товар белән кызыксынуны гарантияли, ә алучыга — посылка төгәл җибәреләчәк. Без хезмәт шәхси юлламалар сегменты — Россия почтасы өчен иң мөһимнәрдән булыр дип өметләнәбез», — дип шәрехли «Россия Почтасы» АҖнең маркетинг һәм продуктларны үстерү буенча директоры Артем Степин.

Әлегә яңа сервис почта мобиль кушымтасы аша заказ рәсмиләштергәндә генә эшли. Түләү өчен, кулланучыга теркәлергә яки почта мобиль кушымтасында авторизацияләнергә кирәк. Түләгәннән соң, җибәрүчегә хәбәрнамә киләчәк. Әгәр җибәрүче нинди дә булса сәбәпләр аркасында алучыга түләнгән посылканы киләсе 72 сәгать эчендә почта бүлекчәсенә тапшырмаса, илткән өчен акча алучының картасына кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International