Казан телебашнасы «Җир сәгате» акциясенә кушылачак

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

27 мартта Россиядә «Җир Сәгате» акциясе – тарихтагы иң массакүләм халыкара экологик акция. Аны оештыручы - Бөтендөнья кыргый табигать фонды - планетаның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне бер сәгатькә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерергә чакыра.

Әлеге акциягә ярдәм йөзеннән "Татарстан Республикасының РТРС" филиалы Казандагы телебашняның архитектур-сәнгать яктылыгын сүндерәчәк. Акция шимбә көнне 20:30 сәгатьтә башлана.

Мәскәүдә Останкино телебашнясы, Мурманск, Красноярск, Түбән Новгород, Самара, Пенза, Нальчик, Бөек Новгород, Грозный, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә телеманаралар да утларны сүндерәчәк.

Ел саен «Җир сәгате» акциясендә 2 млрд.нан артык кеше һәм меңнән артык объект катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International