ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2023 ел
шимбә

Аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр хезмәткәрләренә армиядә хезмәт итүне кичектереп тору өчен гаризалар бирергә өлгерергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша 6 февральгә кадәр эшләп була. Әгәр дә хезмәткәрнең шәхси кабинеты булмаса яки ул үз мәгълүматларын җибәрмәсә, оешма аны 9 февральгә кадәр (шул исәптән) исемлеккә кертә ала.


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мин-мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр илебез мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны «Цифрлы икътисад» АКБО, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яндекс» компаниясе белән партнерлыкта оештыралар.

Бүген, 31 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен ташламалы ипотека программасы шартларын йомшарту турындагы карарны имзалады. Карар тагын да күбрәк хезмәткәрләргә уңайлы шартларда торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстанлыларга ЭЭМ, шулай ук дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар килә башлады.

Шәхси хәбәрләргә сылтама буенча күчү үтенече килә. Кулланучының битенә кергәндә, рөхсәт өчен телефон номерын сорыйлар. Авторизацяләү кодын керткендә, мошенниклар Telegram аккаунтны тартып ала, һәм кулланучы исеменнән башка кулланучылар белән языша ала, шулай ук аларга ялган сылтамалар җибәрә ала.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында»  йомгаклау коллегиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышы узды.

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2022 елда Цифрлаштыру елы эше йомгаклары һәм 2023 елга планнар буенча  уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уза.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Россия мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта «Цифрлы икътисад» АКБО. «Яндекс» компаниясе «Цифрлы дәрес» эчтәлеген эшләүче һәм стратегик партнеры булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International