Ел башыннан татарстанлылар «Халык инспекторы» на 30 меңнән артык гариза биргән

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

«Халык инспекторы» системасына 2023 елның 5 аенда Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән 34 мең гариза килгән.

Иң күп мөрәҗәгатьләр түбәндәге категорияләрдә килде:

● тротуарда парковка - 13,3 мең

● тыю билгесе булган урыннарда стоянка яки туктау - 5,1 мең

● "яшел" зонада парковка - 3 мең

Сервисның иң актив гариза бирүчеләре - 25 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь хатын-кызлар.

Исегезгә төшерәбез, «Халык инспекторы» сервисы 2014 елның ноябрендә эшли башлады. Мобиль җайланмалар ярдәмендә юл хәрәкәте һәм/яки территорияне төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозу мөмкинлеге турында, шулай ук юл-транспорт һәлакәте факты турында хәбәр итәргә мөмкин. 2022 елда системага 82 меңнән артык хәбәр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International