Белем алуга дәүләттән 90% ка кадәр ташлама алыгыз

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Университет 2035  ясалма интеллект өлкәсендә курсларга дәүләт ярдәме белән укырга керү мөмкинлеген игълан итә. Уку онлайн-форматта отышлы шартларда уза: курс бәясенең 90%ка кадәрен дәүләт финанслый.

Университет 2035 платформасында 11 әйдәп баручы югары уку йорты һәм ИТ-компанияләр курсларын сайларга мөмкин: ИТМО Университеты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты, Яндекс, СберУниверситет, МФТИ, Н. Э.Бауман ис. МДТУ, Иннополис Университеты, ТУСУР, РосНОУ, 1Т, Мобиль электрон белем бирү.

Проектта катнашу кагыйдәләре:

  • дәүләт курс бәясенең 90% на кадәрен (110 мең сумга кадәр бәяле курсларда уку өчен 85 мең сумга кадәр) финанслый;
  • калган өлешне мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче хисабына түләргә мөмкин; 
  • бер курс өчен генә ташлама алырга мөмкин.

Сайтта гариза бирергә мөмкин.

Проект Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Университет 2035 тарафыннан «РФ цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International