Икенче көн Татарстан Республикасы хөкүмәтенең мәгълүмат системаларына һөҗүм дәвам итә. Легитим булмаган сораулар саны секундына 1 миллионнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Һөҗүмнәр дустанә булмаган дәүләтләр ягыннан теркәлгән. "Кичә иртәнге сәгать 9да Украинаның ИТ-армиясе тарафыннан моңарчы күрелмәгән киберһөҗүм башланды. Татарстан Республикасы буенча 4 меңнән артык максат һөҗүмгә дучар булды", - дип төгәлләде ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы. Шулай ук республика дәүләт хезмәткәрләренең эш урыннарында интернет тизлеген киметү проблемасы теркәлгән.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм цифрлы платформа, электрон почта, КФҮ, Рәис һәм Татарстан Хөкүмәте сайтлары кебек төп мәгълүмат системалары эше гадәттәгечә иде.
"Барлык вакыйгалар да оператив рәвештә башкарыла. Гомумән алганда, система булдырды. Республиканың мәгълүмати иминлегенә ясалган инвестицияләр акланды", - диде Айрат Хәйруллин.