22 июньдә илебездә 26 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлану көне – Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Бу фаҗигале вакыйга истәлегенә ел саен 22 июньдә илебездә «Хәтер шәме» һәм «Тынлык минуты» Бөтенроссия акцияләре уза.
Хәтер һәм кайгы көнендә, 22 июньдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казандагы телебашняда шәм ялкынын символлаштырган ал төстәге яктырткычны кабызачак.