ПМЭФ - 2023тә Татарстан берничә килешү имзалады

2023 елның 16 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республика хөкүмәте белән "1С" ҖЧҖ арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук республика хөкүмәте һәм "Элемент" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасыннан документларга ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин кул куйды.

«Элемент» АҖ белән югары технологияле микроэлектроника эшләү өлкәсендә уртак эш планлаштырыла.

1С - Россиянең программа тәэминатына ярдәм итү һәм эшләү буенча махсуслашкан иң эре компаниясе. Килешү тәҗрибә, белем һәм технологияләр алмашуны; дәүләт учреждениеләрендәге процессларны стандартлаштыруны һәм оптимальләштерүне һәм башка проектларны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International