Ясалма интеллект һәм робототехника технологияләренең хокукый чынбарлыкка тәэсире турындагы вебинарда фикер алышачаклар

2023 елның 9 июне, җомга

Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Масштаблы чараның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитетын һәм мәгълүматларның суверенитетын тәэмин итү.

Форумга әзерлек кысаларында апрель аеннан цифрлаштыру буенча экспертлар катнашында вебинарлар сериясе үткәрелә.15 июньдә "Ясалма интеллект технологияләренең һәм робототехниканың хокукый чынбарлыкка тәэсире" тематикасына багышланган вебинар узачак.

Модератор:

Бегишев Илдар Рөстәм улы - юридик фәннәр докторы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган юристы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Цифрлы технологияләр һәм хокук фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры.

Спикерлар:

1. Громова Елизавета Александровна - юридик фәннәр кандидаты, доцент, Юридик институтның халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары, Көньяк Урал дәүләт университетының (милли тикшеренү университеты) эшкуарлык, конкурентлык һәм экологик хокук кафедрасы доценты;

2. Филипова Ирина Анатольевна юридик фәннәр кандидаты, доцент, Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт милли тикшеренү университетының хезмәт һәм экологик хокук кафедрасы доценты;

3. Шутова Альбина Александровна - юридик фәннәр кандидаты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының  Цифрлы технологияләр һәм хокук фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы доценты;

4. Залоило Максим Викторович - юридик фәннәр кандидаты, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтының хокук теориясе һәм законнарның дисциплинаара тикшеренүләре бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре;

5. Гуляева Полина Сергеевна - В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Цифрлы технологияләр һәм хокук фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре.

Вебинарга сылтама буенча тоташырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International