18 июньдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы «Хәтер бакчасы» экологик-патриотик акциясе хөрмәтенә төп телебашняда яшел төстәге архитектура-сәнгать яктырткычын кабызачак.
«Хәтер бакчасы» акциясе тарихи хәтерне саклауга, шәһәрләрне яшелләндерүгә һәм Россиянең урман ресурсларын саклауга юнәлдерелгән. Проектның максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр ватандашыбыз хөрмәтенә 27 млн агач утырту. 18 июньдә соңгы агач утыртылачак.
Телебашняда «Хәтер бакчасы» һәм «27 млн агач» дигән язу булачак.