ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

МТС цифрлы экосистемасының KINO онлайн-кинотеатры аналитиклары 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бәйрәм каникуллары вакытында Татарстан халкының нинди фильмнар каравын анализлаган.


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында гамәлгә ашырылучы почта элемтәснең авыл бүлекчәләрен ремонтлау буенча федераль программасы кысаларында 22 муниципаль райондагы бүлекчәләр модернизацияләнде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының Татарстандагы кулланучылары тарафыннан башкарылган транзакцияләрнең гомуми суммасы быел 26,9 млрд. сум тәшкил итте.


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчентаева катнашты. ИТ-паркның яңа филиалы Кукмара, Эшчеләр тыкрыгы, 7 йорт адресы буенча Олимпиадалар үзәге базасында ачылды, ул технологик проектларны һәм стартапларны үстерү өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында да.

МТС, цифрлы экосистемасы 2023 елның өченче кварталында Татарстанда болытлы хезмәтләр куллануны анализлады. CloudMTS хезмәтләреннән файдаланучы компанияләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка арткан.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казан РТРС телебашнясында архитектура-сәнгатьле яктыртуның бәйрәм сценарие эшли.


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Конкурсның максаты - Россиянең барлык төбәкләрендә илдәге бизнес тарафыннан булдырылган һәм алга этәрелә торган перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Метшин Айдар Рәис улы җитәкчелегендәге 15 нче номерлы эш төркеменең йомгаклау утырышы узды. Чараларда 2023 елда 15 нче номерлы эш төркеменең эшчәнлеге кысаларында федераль бюджет акчаларыннан чараларны финанслау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, шул исәптән "РФ цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларында.

«Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП тарафыннан эшләнгән «Ак Барс» бердәм цифрлы платформасы Россиянең Программалар тәэминаты реестрына кертелгән. Теркәү язмасы 25 декабрьдә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы йөкләмәсе нигезендә реестрда ясалган.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген Менделеевскта «Менделеев үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге ачылды. Үзәк базасында шулай ук Казан ИТ-паркы филиалы эшли башлады. Аны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры Руслан Власов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International