Кукмара районында Казан ИТ-паркы филиалы ачылды

2023 елның 29 декабре, җомга

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева катнашты. ИТ-паркның яңа филиалы Кукмара, Эшчеләр тыкрыгы, 7 йорт адресы буенча Олимпиадалар үзәге базасында ачылды, ул технологик проектларны һәм стартапларны үстерү өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында да.

«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев тантаналы шартларда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

"ИТ-парк - территорияләрдә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үсеш өчен мөмкинлекләр булдыручы төп партнер. Татарстан муниципаль районнарында филиал мәйданчыкларын ачу ИТ-берләшмәләрне һәм урыннарда белем бирү форматын үстерергә ярдәм итә. Заманча белем бирү мәйданчыгы Кукмара районы яшьләрен, мәктәп эскәмиясеннән башлап яңа технологияләрне өйрәнүгә җәлеп итү өчен, яңа мөмкинлекләр ачачак», - дип билгеләп үтте «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов.

Кукмара муниципаль районындагы яңа филиал инде 9 нчы булды. Шулай ук филиаллар республиканың Лениногорск, Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы поселогында, Мамадыш, Нурлат, Байлар Сабасы, Түбән Кама, Менделеевск, Биектауда бар.

2024 елда ИТ-парк филиалларында балаларга белем бирү курсларын алып баручы кураторларны төрле программалау телләренә өйрәтү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International