МТС цифрлы экосистемасының KINO онлайн-кинотеатры аналитиклары 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бәйрәм каникуллары вакытында Татарстан халкының нинди фильмнар каравын анализлаган.
Республика халкының Яңа ел бәйрәме алдыннан һәм 2024 елның беренче көннәрендә һәм Раштуа чорында төрле фильмнар кызыксындырган. Мәсәлән, Яңа ел каникулларының беренче көннәрендә татарстанлылар телевидение һәм комедия караган, ә Раштуа чорында гаиләгә багышланган кинолар һәм мелодрамалар өстенлекле булган.
Гомумән, ешрак россиялеләр Россия 1, Беренче канал, ТНТ, СТС, Петербургның 5 каналына өстенлек бирәләр.