Бүген Менделеевскта «Менделеев үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге ачылды. Үзәк базасында шулай ук Казан ИТ-паркы филиалы эшли башлады. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры Руслан Власов катнашты.
«Менделеев үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге – «Индустрия 4.0», инженерлык һәм фәнни иҗат, ИТ һәм креатив технологияләр юнәлешләре буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча киңлек.
Гадәттәге түгәрәкләр һәм секцияләр урынына үзәктә заманча автомодельләштерү, авиамодельләштерү, судноларны модельләштерү лабораторияләре, химия һәм гидропоника буенча фәнни лаборатория, виртуаль чынбарлык лабораториясе, тәм лабораториясе, дронрейсинг, роботехника, тавыш яздыру студиясе, мультстудия, нейрогимнастика студиясе, Балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү өчен җәлеп итү үзәге, сенсор бүлмәсе эшләячәк.
Заманча белем бирү мәйданчыгы Менделеевск районы яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, яңа технологияләрне өйрәнүгә этәргеч бирәчәк һәм мәктәп эскәмиясеннән кирәкле һөнәри компетенцияләрне үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, үзәк базасында сәләтле балаларны олимпиадаларга, кече Фәннәр академиясендә конкурсларга әзерләү узачак. Тиешле килешү «Менделеевск үзәне» белән Казанның «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасында имзаланган.