Татарстан Республикасында 32 авыл почта элемтәсе бүлекчәләре яңартылган

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, шул исәптән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында гамәлгә ашырылучы почта элемтәснең авыл бүлекчәләрен ремонтлау буенча федераль программасы кысаларында 22 муниципаль райондагы бүлекчәләр модернизацияләнде.

Почта бүлекчәләрендә бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылган. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климат контроле һәм кондиционер өчен җиһазлар урнаштырылган. Барлык ремонтланган почта бүлекчәләре яңа җиһазлар һәм заманча техника белән җиһазландырылган.

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехано,, «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашында Саба районының Шәмәрдән авылында почта бүлекчәсен ачу тантанасы узды.

Шәмәрдән авылының почта бүлекчәсе 6 меңнән артык авыл халкына, шул исәптән 700гә якын пенсионерга хезмәт күрсәтә. Бүлектә ремонт кына түгел, ә кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә эшли башлады: дәүләт хезмәтләре порталында исәп-хисап язмасын раслау/тергезү, шулай ук сәламәтлек күрсәткечләрен мөстәкыйль тикшерү (кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен, тән температурасын үлчәү). Моның өчен кунаклар тонометр, контактсыз термометр һәм пульсоксиметр куллана ала.

"«Татарстан почтасы» Федераль почта хезмәте һәм республика муниципаль районнары белән бергә без бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

2024 елда 100гә якын почта элемтәсе бүлекчәсен модернизацияләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International