Конкурсның максаты - Россиянең барлык төбәкләрендә илдәге бизнес тарафыннан булдырылган һәм алга этәрелә торган перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү.
Компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә торган эшкуарлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашырга мөмки. Гаризалар 23 ноябрьдән 31 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурсның бурычы - сыйфат буенча чит ил аналогларыннан калышмаган гына түгел, ә еш кына алардан өстен булган Россия брендларының төрлелеген күрсәтү.
Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: "Азык-төлек һәм ризык", "Кулланучылар товарлары", "Креатив", "ИТ", "Югары технологияләр". Махсус номинацияләр "Инклюзия", "Иң кыю идея".
Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, белем алу программаларын тыңлау, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъза булу, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачаклар.